13 июльдән Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты базасында 9 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен «Интеллектуаль калейдоскоп» лагереның җәйге онлайн-сменасы эшли башлады.
Биредә университет студентлары вожатыйлар булачак. Лагерь җитәкчелеге һәм координаторлары белән берлектә алар кызыклы һәм бай программа әзерләгәннәр: танып белү мастер-класслары, мәгариф веб-квестлары, викториналар һәм уеннар. Смена уза торган лагерь чатларында көн саен кызыклы видео-, фото һәм музыкаль материаллар урнаштырылачак. Биш көн дәвамында укучылар вакытын файдалы итеп уздыра алачак. Ахырдан аларга сертификатлар тапшырылачак. Әлеге онлайн-сменада бушлай катнашырга мөмкин.