Россия Мәгариф министрлыгының ата-аналар һәм укытучыларга дистанцион белем бирүне оештыруда методик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линиясе эшләү дәверендә 54 068 мөрәҗәгать кабул ителгән, соңгы атнада операторлар шуларның 203 буенча консультация уздырган.
Барыннан да ешрак кайнар линиягә Новосибирск өлкәсе, Краснодар крае, Мәскәү халкы мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьләр саны буенча лидерлар арасында - Воронеж һәм Мәскәү өлкәләре, Дагыстан Республикасы. Шалтыратулар илнең 49 төбәгеннән килгән.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының өйдә дистанцион белем бирүне оештыруда укытучылар һәм ата-аналарга методик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линиясе тәүлек буе эшли, телефоны: 7 (800) 200-91-85.