"Һәр укучы мөһим". Әнә шундый шигаре астында Мәгариф министрлыгы "500+" проектын эшләтеп җибәрә. Проектны гамәлгә ашыру белем бирү сыйфатын яхшырту, катлаулы социаль-икътисадый шартларда эшләүче мәктәпләргә ярдәм күрсәтү, шулай ук белем алуда проблемалары булган укучыларга адреслы ярдәм күрсәтүне тәэмин итү өлкәсендә ведомство эшчәнлеген көчәйтергә ярдәм итәчәк.
Беренче этапта "500+" проекты илнең 20 регионында 250 мәктәпне колачлаячак.