11 сыйныфны тәмамлаучыларның 80%тан артыгы быел укуын югары уку йортында дәвам итәргә җыена. 17% бала табигый фәннәрне сайлаган (химия, биология, физика һ.б.). Һәм шул кадәр үк - икътисад һәм менеджмент буенча китәргә җыена. 16% инженерлык эше һәм техник фәннәр буенча барырга планлаштыра. 15% булачак педагоглар һәм мәгариф өлкәсендә белгечләр булырга тели. Әлеге мәгълүматларны НИУ ВШЭ белгечләре әзерләгән, алар 3000 мәктәп укучысы арасында сораштыру уздырган.