Физика һәм тарих буенча имтиханнар штат режимында узды

2020 елның 14 июле, сишәмбе

БДИ-2020нең төп чорын дәвам итеп 13 июльдә укучылар физика һәм тарих буенча имтихан тапшырды.  Алар штат режимында җитди тоткарлыкларсыз һәм хокук бозуларсыз узды. Физика буенча БДИда катнашуга гаризаларны 158 мең кеше тапшырган, шуларның 143 меңе - агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар. Физика буенча БДИ үткәрү өчен 3688 имтихан үткәрү пункты (ППЭ) җәлеп ителде. Тарих буенча БДИга 120 меңгә якын катнашучы теркәлгән, шул исәптән - 104 мең чыгарылыш сыйныф укучысы. Имтихан 3533 пункта үткәрелде. 

Тарих буенча БДИдан минималь балл - 32,  югары уку йортлары кабул итү бусагасын аннан түбәнрәк билгели алмый. Физика буенча БДИдан минималь 36 балл билгеләнгән. Тарих һәм физика буенча имтиханнарда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 27 июльдән дә соңга калмыйча беләчәк.

2020 елда БДИның төп чоры 29 июньнән 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Киләсе имтиханнар җәмгыять белеме һәм химия буенча,  алар 16 июльдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International