Алабуга районында балалар бакчаларын ремонтлау төгәлләнеп килә. Бүгенге көндә Алабугада мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында капиталь ремонт якынча 75%ка тәмамланган. Район башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов эшләрнең "финиш юлына" чыгуын әйтте.
2020 елда капремонт программасына өч балалар бакчасы кергән: 13не номерлы "Снежок", 18нче номерлы "Карлыгач" һәм Танай балалар бакчалары. “Без яңартылган балалар бакчалары яңадан үз тәрбияләнүчеләрен 1 августтан да соңга калмыйча кабул итәчәген планлаштырабыз”, - дип ачыклык кертте Ривал Зарипов.
"Карлыгач"та төзүчеләр бинаның фасадын тулысынча яңарткан. Шулай ук Танай һәм 13 нче балалар бакчасы биналарының да тышкы фасады алышынган. Барлык өч мәктәпкәчә учреждениедә дә салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, канализация һәм җылыту системаларын алыштыру эше алып барыла. Эшчеләр ишек һәм тәрәзә блокларын алыштыралар, идәннәрне җиһазлыйлар.