Укучылар үз мәктәбенә 2 миллион сум акча отарга ярдәм итәчәкләр

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Алар өчен кейсларны чишү этабы старт алды. Укучылар үз проект командаларын җыя алачак - аңа дусларны, сыйныфташларны һәм хәтта яраткан укытучыны чакырта алачаклар. Алар бергә "баш мие штурмы" оештырырга һәм җитди призлар өчен көрәшергә тиеш була.

- Барлыгы 58 кейс әзерләнгән. Бу нинди дә булса тармак проблемасына багышланган практик биремнәр,-дип сөйләде "Россия - мөмкинлекләр иле" коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Алексей Комиссаров. - Катнашучыларның берәрсенә схема яки модель булдырырга кирәк булачак, кемдер проектны үстерү концепциясен яки бизнес-план эшләячәк, ә кемдер үзләренең иҗади талантларын күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International