6 июльдән 15 октябрьгә кадәр РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “АртМастерс” илкүләм ачык иҗат компетенцияләре чемпионаты уздырыла. Бу мәдәният индустриясендә профессиональ ярышларның төрле форматларын үз эченә алган яңа масштаблы проект.
Осталык һәм профессионализмны күрсәтү мәдәният үсешенә, гомумкешелек кыйммәтләрен популярлаштыруга, хезмәткә омтылуга һәм "сәхнәдә" чын профессионаллар барлыкка килүгә ярдәм итә. 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге дәгъвачылар чемпионат сайтында 15 августка кадәр катнашу өчен гариза бирергә тиеш.
Чемпионат түбәндәге юнәлешләр буенча уза:
Офлайн режимында: грим буенча рәссам, костюмнар буенча рәссам, сценограф, рәссам-бизәүче, яктылык буенча рәссам, тавыш режиссеры, сәхнә механикасы операторы.
Онлайн режимында: монтаж режиссеры, катнаш чынбарлык дизайнеры, аудио-визуаль медиа тавышы буенча дизайнер, компьютер уеннары сценаристы, рәссам-аранжировщик, гейм-дизайнер, клипмейкер, веб-дизайнер.
Финалда һәр компетенция буенча акчалата сертификатлар алачак өч җиңүче билгеләнәчәк.