Идел буе федераль округында ике иҗтимагый проект - "iВолга" яшьләр форумы һәм "ФормART" стрит-арт фестивале узачак

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

2020 елның 14 июлендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев видеоконференцэлемтә режимында ике округ иҗтимагый проектлары - "iВолга" яшьләр форумын һәм "ФормART" стрит-арт фестивален уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм “Татарстан - мөмкинлекләр территориясе” автоном оешмасы җитәкчесе Нәфис Сираҗетдинов катнашты.

2020 елда "iВолга" Форумы 24 августтан 28 августка кадәр санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә онлайн-форматта узачак. Махсус булдырылачак  платформада белем бирү (лекцияләр, тренинглар, кунаклар белән очрашулар), проект (Идел буе федераль округы гражданлык җәмгыяте Фонды һәм Росмолодежи яшьләр проектлары конкурслары) һәм мәдәни-ял итү программалары (өстәмә активлыклар өчен интерактив мәйданчыклар, курслар, интеллектуаль уеннар, квестлар, концертлар) оештырылачак. 

Форумда актив катнашучыларның (резидентларның) гомуми саны үзгәрмәгән - 2 мең кеше. Быел округ проектлар конкурсының грант фонды 10 млн.артык сум тәшкил итәчәк.

26 июньнән 12 июльгә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Республикасыннан Форумда катнашу өчен 90 гариза теркәлгән. Татарстан Республикасы квотасы 150 кеше тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International