Республикада белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасы тормышка ашырыла. Бу максатларга ел саен республика бюджетыннан 3 млрд. сум тирәсе акча бүлеп бирелә. Балалар бакчаларын ремонтлауга «Татнефть» дә үз өлешен кертте, моңа 100 млн.сум тирәсе акча бүлеп бирде.
Нәниләр һәм педагоглар үзләрен уңайлы хис итсен өчен, „Татнефть“ компаниясе тарафыннан төркем һәм ярдәмче биналарны, түбәне, урам мәйданчыкларын төзекләндерү, яшелләндерү, асфальтлау һәм башка эшләрне өстәмә финанслау турында карар кабул ителде.
«Татнефть» акчалары нефть төбәгенең сигез районына бүленгән, анда компания җитештерү эшчәнлеген алып бара: Әлмәт, Баулы, Сарман, Азнакай, Лениногорск, Алабуга, Нурлат, Түбән Кама.
Тулаем алганда, нефть компаниясеннән 30 балалар бакчасы ярдәм алачак, һәм инде көзен республиканың кечкенә халкы мәктәпкәчә белем ала, ял итә, яңартылган төркем һәм залларда музыка, физкультура һәм яраткан уеннар белән шөгыльләнә алачак.