Татарстанда яшь педагогларны мәктәпләргә беркетү буенча юл картасын кабул иттеләр. Аны үтәү укытучыларның мәктәп коллективларында адаптация срокларын киметүгә китерәчәк дип саный партиянең «Яңа мәктәп» проекты координаторы Асия Тимирясова.
Юл картасы нигезендә, республикада педагогларга һөнәри юнәлеш бирү һәм аларның хезмәтен популярлаштыру буенча тулы бер чаралар комплексы үткәрү планлаштырыла.
Педагог белеме алучы студентларның киләчәктә эшкә урнашачак оешмалар белән үзара хезмәттәшлегенең төрле вариантлары, шул исәптән практика, виртуаль экскурсияләр, презентация һ.б. планлаштырылган. Моннан тыш, яшь укытучылар методик берләшмәләр эшендә катнашачак.
Тимирясова фикеренчә, илкүләм проектлар һәм республика максатчан программалары ярдәмендә Татарстанда социаль һәм мәгариф инфраструктурасы сизелерлек яхшыра. «Тормыш һәм һөнәри уңайлылык факторы, талантлы педагогларга грант ярдәме күрсәтү программаларының күп булуы яшь укытучыларның карьера өметләрен акларга мөмкинлек тудырачак һәм аларны үзләрен иҗади яктан ачуга стимул бирәчәк», — диде ул.