Фән һәм югары белем министрлыгы диссертация советлары эшенең яңа тәртибен билгеләде

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Фән һәм югары белем министрлыгы диссертация советлары эшенең яңа тәртибен билгеләде. Интернет челтәрендә дистанцион яклауны ничек уздыру (катнашучылар, шартлар, техник таләпләр) турында боерык басылып чыкты.

Утырышларда диссовет һәм оппонент әгъзаларыннан тыш, биредә каралган мәсьәләләргә турыдан-туры мөнәсәбәте булган катнашучылар, шулай ук башка затлар да читтән торып катнаша ала. "Утырышны дистанцион формада үткәрү өчен, гыйльми дәрәҗә алырга теләүченең ризалыгы кирәк", - дип ачыклык кертә Фән һәм югары белем министрлыгы матбугат хезмәте.

Техникага аерым игътибар бирелә. Яклау халык алдында булырга тиеш, димәк, тотрыклы видеоэлемтә кирәк. Әгәр трансляция өзелсә, кагыйдәләр утырышны күчерүне рөхсәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International