Бүген укучылар биология һәм чит телләр буенча БДИ тапшыра

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан укучылары биология һәм чит телләр буенча БДИның язма өлешен тапшыра. 

Биология буенча БДИда катнашу өчен 144 меңнән артык кеше гариза биргән, шул исәптән агымдагы елның 136 мең чыгарылыш сыйныф укучысы. Аны үткәрү өчен Россиядә һәм чит илләрдә 3506 имтихан тапшыру пункты оештырылган.

Инглиз теле буенча язма БДИга 95 меңнән артык кеше теркәлгән, шул исәптән агымдагы елның 84 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы. Имтихан 3026 имтихан тапшыру пунктында узачак. Немец теле буенча БДИны — 1446, француз теленнән — 942, испан теленнән — 171, кытай теленнән 145 кеше тапшырачак.

Төбәкләрдә имтиханнар барышына мониторингны федераль җәмәгать күзәтүчеләре, онлайн-күзәтүчеләр һәм федераль экспертлар алып барачак. 18 төбәктә имтихан үткәрү өчен якланган интернет-каналлар буенча имтихан материалларын тапшыру технологиясе кулланылачак.

Бу фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләре 2 августтан да соңга калмыйча билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International