Биология һәм чит телләр буенча БДИ штат режимында узды

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Биология  һәм чит телләр буенча БДИның язма өлеше өзеклекләрсез, штат режимында узды.

Биология буенча БДИда катнашу өчен 144 меңнән артык кеше гариза биргән, шул исәптән агымдагы елның 136 мең чыгарылыш сыйныф укучысы. Аны үткәрү өчен Россиядә һәм чит илләрдә 3506 имтихан тапшыру пункты оештырылды.

Инглиз теле буенча язма БДИга 95 меңнән артык кеше теркәлгән, шул исәптән агымдагы елның 84 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы. Немец теле буенча БДИны — 1446, француз теленнән — 942, испан теленнән — 171, кытай теленнән 145 кеше тапшырды.

Төбәкләрдә имтиханнар барышына мониторингны федераль җәмәгать күзәтүчеләре, онлайн-күзәтүчеләр һәм федераль экспертлар алып барды. 18 төбәктә имтихан үткәрү өчен якланган интернет-каналлар буенча имтихан материалларын тапшыру технологиясе кулланылды.

Биология буенча БДИда билгеләнгән минималь балл 36, чит телләр буенча  22 балл тәшкил итә. Бу фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләре 2 августтан да соңга калмыйча билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International