Татарстанда республика һөнәри белем бирү оешмаларына укырга керү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшли

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Төп һөнәри белем бирү программалары буенча Татарстан Республикасы көллиятләрендә һәм техникумнарында кабул итү кампаниясе башланды.

Мәгариф оешмалары документларны 15 августка кадәр кабул итә.

Урта һөнәри белем бирү программалары буенча укырга кабул итү буенча гражданнардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “кайнар линия” эшләтеп җибәрде.

Шалтыратуларны урта һөнәри белем бирү бүлеге белгечләре кабул итә. 8(843) 294-95-83, 8 (843) 294-95-35 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International