Югары Ослан районында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе башланды. Аның кысаларында булачак беренче сыйныф укучылары портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары алачак.
Беренчеләрдән булып, Казан дары заводы ярдәм итте, ул канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы белән 50 портфель сатып алган. 42 букча Югары Ослан урта мәктәбенә тапшырылды инде.
Шушы көннәрдә хәйрияче Заур Рамазанов Яр буе Морквашы мәктәбенә беренче сыйныфка керәчәк 12 балага букчалар тапшырды.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала.