Июльнең кояшлы көннәрендә Казаннан Түбән Новгородка кадәр теплоходта сәяхәт итү барысына да бик ошаган. Педагогларга мондый мавыктыргыч ялны мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы республика комитеты оештырган. “Безнең профсоюз хезмәткәрләрнең ялын оештыруга бик зур әһәмият бирә. Мәгариф хезмәткәрләре шулай ук республиканың биш шифаханәсенә 50 процент ташлама белән юллама алып ял итә, саулыкларын ныгыта алалар”,-ди мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе Рөстәм Билалов.