БДИның тикшерелгән дүрт фәннән өчесенең нәтиҗәләре уртача баллы 2019 елгы күрсәткечләрдән югарырак. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
«Без география, рус теле, әдәбият һәм информатика буенча нәтиҗәләр алдык. Аларның беренче өчесе буенча нәтиҗәләр узган елгыдан югарырак. Информатика әлегә түбәнрәк, әмма резерв һәм өстәмә көннәрдә әле имтихан тапшырылмаган», - диде Рафис Борһанов.
Ул барлык фәннәр буенча да нәтиҗәләр турында сөйләргә иртә әле, чөнки барлык эшләр дә тикшерелмәгән һәм резерв көннәрендә имтиханнар тапшырылмаган, дип өстәде.