2020 елның 22 һәм 23 июлендә чит телләр буенча БДИның телдән өлеше ("Говорение" бүлеге) узачак. Имтиханның язма өлешен алар инде 20 июльдә тапшырды. Чит тел буенча БДИ инглиз, француз, немец, испан һәм кытай телләрендә үткәрелә.
2015 елдан башлап чит телләр буенча БДИга "Говорение" бүлеге кертелде. Имтиханның телдән өлешен тапшыру-тапшырмауны катнашучы үзе хәл итә. Эшнең язма өлешен башкарган өчен 80 баллга кадәр җыярга мөмкин, телдән өлеш 20 баллга кадәр бәяләнә.
Быел инглиз теле буенча БДИның телдән өлешен тапшыру өчен 95 меңнән артык кеше гариза биргән, бу якынча язма имтиханда катнашучылар санына тигез. Башка телләр буенча катнашучылар саны шулай ук БДИның язма өлешен тапшырганнар саны дәрәҗәсендә һәм берничә йөздән алып 1,5 меңгә кадәр тәшкил итә.
Телдән өлешне тапшыру процедурасы автоматлаштырылган, имтихан компьютер артыннан аудиогарнитура ярдәмендә уза. Телдән имтихан үткәрү өчен кирәкле җиһазлары булган лингафон кабиналары да файдаланылырга мөмкин. Имтиханның телдән өлеше 15 минут дәвам итә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар өчен ул 30 минутка артырга мөмкин. Имтиханнар уза торган барлык аудиторияләрдә видеокүзәтү алып барылачак.
Чит тел буенча БДИда билгеләнгән минималь балл 22 балл тәшкил итә. Имтиханның язма һәм телдән өлеше тулаем алганда бәяләнә. Имтиханда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 2 августтан да соңга калмыйча белә алачак.