Рус теленнән БДИ нәтиҗәләре узган ел белән чагыштырганда яхшырак

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

2020 елда рус теле буенча БДИда катнашучылар имтиханны узган елгы чыгарылыш укучылары белән чагыштырганда яхшырак тапшырган.

Агымдагы елда бу предметны 614 мең кеше тапшырган, бу узган ел белән чагыштырганда 62,5 мең кешегә кимрәк. 2020 елда барлык чыгарылыш укучыларына аттестатлар әлеге предмет буенча БДИ тапшырмыйча да бирелде.

Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре тулысынча эшкәртелгән. 2020 елда рус теле буенча БДИда уртача тест баллы 71,6 тәшкил итте. 81-100 балл җыйган югары балл җыючылар саны артты, 3948 катнашучы 100 балл җыйды. Югары уку йортларына укырга керү өчен минималь бусаганы үтмәгән катнашучылар саны узган ел белән чагыштырганда кимегән һәм 1,14% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International