Түгәрәк хәрәкәтенең җәйге конференциясе старт ала

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Конференция гибрид форматында узачак, урында һәм онлайн үтәчәк чаралар каралган.

Катнашу өчен өстәмә белем бирү җитәкчеләре һәм остазлары, мәктәп укытучылары, югары уку йортлары һәм көллиятләр укытучылары, мәктәп укучылары һәм студентлар - Түгәрәк хәрәкәте активистлары, технологик компанияләр хезмәткәрләре чакырылган.

24 июль - беренче әзерлек көне, ул очрашуда катнашучылар белән танышуга багышлана.

25-26 июльдә төп программа чаралары узачак. Алар ике трекны үз эченә ала.

Беренчесе - "Түгәрәкләрне формалаштыру практикасы" - түгәрәкләр оештыруның һәм аларга ярдәм итүнең гамәлдәге һәм яңа инструментларына, бизнес-модельләргә, хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеккә һәм төбәкләрдә түгәрәкләр челтәрен үстерүгә багышланган.

Икенче трек - "Бергәлекләр формалаштыру практикасы" - кирәкле күнекмәләр, технологияләр һәм программалар һәм нәтиҗәле идарә платформалары турында белем бирергә ярдәм итәчәк.

Конференциядә катнашу өчен Leader-ID системасында 23 июльгә кадәр теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International