Татарстанда 7 меңнән артык бала җәйге профильле программаларда катнашачак

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина 2020 елда җәйге ялны оештыру турында сөйләде.

"7 меңнән артык кеше түбәндәге юнәлешләр буенча профиль сменаларында катнашачак: "Опека һәм попечительлек", "Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар", "Иҗади сәләтле һәм социаль актив балалар", "Балаларга өстәмә белем бирү", - дип хәбәр итте ул "Белем бирү мохите" программасы эфирында.

Алсу Асадуллина әйтүенчә, җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә катнашучы әйдаманнарга аерым таләпләр куела. "Алар балаларның иминлеген тәэмин итәргә генә түгел, үсеш белән шөгыльләнергә дә тиеш. Җәйге ялда балаларга тапшыра алырлык күнекмәләре булу мөһим”, - дип белдерде ул.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары регионның өстәмә белем бирү системасы 154 учреждениене үз эченә ала, 6839 педагогны берләштерә, дип ачыклык кертте. Түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнүче балаларның гомуми саны 608 мең кешедән артып китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International