Сентябрьгә кадәр бер айдан артык вакыт бар, әмма булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре дәфтәрләр, ручкалар һәм мәктәп формасын инде әзерли башлады. Баланың беренче сыйныфка әзер булуын ничек аңларга? Булачак укучы нәрсә белергә тиеш? Өй эшен ничек тиз эшләргә өйрәнергә? "Российская газета" экспертлары Мәскәүнең класс җитәкчеләре ассоциациясе рәисе Максим Иванцов һәм Мәскәү шәһәр психология-педагогика үзәгенең педагог-психологы Анастасия Кузнецова бу сорауларга ачыклык кертергә тырышты.
Беренчесе - бала физик яктан әзер булырга тиеш: беренче сыйныфка алты яшь тә алты айга җиткән һәм сәламәтлеге буенча бернинди чикләүләр булмаган балаларны алалар. Аның вак моторикасы җитәрлек үсеш алырга тиеш, ул үзенең физиологик ихтыяҗларын контрольдә тота һәм үз-үзенә хезмәт күрсәтә алырга тиеш. Мәсәлән, аш-су приборларыннан яхшы файдалана белә: мәктәптә кашыктан балаларны инде беркем дә ашатып утырмаячак.
Икенчесе - ул психологик әзерлек. Монда күрсәткечләр бик күп. Балада игътибар, хәтер, фикерләү, күзаллау һәм сөйләм җитәрлек дәрәҗәдә үскән булырга тиеш. Ул үзен төрле ситуацияләрдә тиешенчә тота белергә, яшьтәшләре белән аралаша һәм дус була белергә, өлкәннәр белән хезмәттәшлек итә белергә тиеш. Ә тагын - ни өчен аңа мәктәпкә барырга кирәклеген аңларга...
- Интернетта баланың мәктәпкә психологик әзерлеген бәяләү өчен ата-аналар мөстәкыйль рәвештә куллана ала торган бик күп экспресс-тестлар бар, - дип сөйләде психолог Анастасия Кузнецова. - Мондый мини-скрининг әти-әниләргә, бала мәктәпкә җиңел җайлашсын өчен, тагын нәрсә "эшләргә" ярдәм итәчәген аңларга мөмкинлек бирәчәк.
Өченчесе: предмет әзерлеге. Бу - иҗек-сүз-җөмләләрне укый, аера белү, элементар мәсьәләләрне чишә белү. Ягъни төрле предметлы өлкәләргә өйрәтү нигезендә төзелә торган белем һәм күнекмәләр.