КФУ лицейларының алты укучысы рус теленнән йөз балл җыйган

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Казан федераль университеты лицейларының чыгарылыш сыйныф укучылары арасында максималь балл җыючылар да бар. IT-лицей һәм Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның алты чыгарылыш сыйныф укучысы йөз балл җыйган.

Мәсәлән, Н. И. Лобачевский исемендәге лицейда рус теленнән БДИда югары баллны түбәндәге чыгарылыш укучылары алган: Данил Прыгунов (укытучысы Ольга Лапина), Вероника Филатова һәм Динара Әхтәмова (укытучысы Гүзәл Хөсәенова). Уку эшләре буенча директор урынбасары Ирина Хавкина хәбәр иткәнчә, тагын 11 кеше 98 балл җыйган. Уртача балл 86,27 тәшкил итте.

IT-лицейның уку эшләре буенча директор урынбасары Елена Авилова рус теле буенча БДИ тапшырган IT-лицей укучыларының уртача  баллы 84 баллны тәшкил итүен әйтте. Йөз балл җыючыларны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Мәхмүтова әзерләгән. Алар - Данис Хаҗиев, Арина Җәмилова һәм Тимур Серазетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International