Инде 30 ил киләсе елның маенда Мәскәүдә узачак X Халыкара "Абилимпикс" чемпионатында катнашуын раслады. Шул ук вакытта милли җыелма командалары катнашачак илләрнең исемлеге тагын да киңәйтеләчәк. Халыкара "Абилимпикс" федерациясе заявкалар кабул итүне дәвам итә.
Күпсанлы делегацияләрнең Корея, Франция, Әзәрбәйҗан һәм Кытайдан килүе көтелә. Үз милли җыелма командалары составын катнашучы илләр агымдагы елның өченче декадасында күрсәтәчәк. "Абилимпикс" Халыкара Федерациясе Конституциясе нигезендә, һәр делегация бер компетенциядә ике катнашучыны тәкъдим итә ала. Россия җыелма командасы составында чемпионатта 116 конкурсант чыгыш ясаячак.
Катнашучылар IT-технологияләр, туклану, сәнәгать, иҗади һәм медицина һөнәрләре, сервис, декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә 55 компетенция (шулардан - 45 төп һәм 10 презентация) буенча үз осталыкларын күрсәтәчәкләр.