Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Мәктәпләрдә мантыйк һәм турникетларны тыйганнар
2013 елның 4 феврале, дүшәмбе
Мәктәпләрдә акча җыюга каршы көрәшү максатыннан ачылган “кайнар линия” нәтиҗәләре буенча Татарстанда ике кеше (укытучы һәм мәктәп директоры) җәзага тартылган. Калган шикаятьләр йә расланмаган, йә тикшерелә.
Искәртеп узабыз, ноябрь башында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналар өчен “ышаныч телефоны” ачты, алар аңа шалтыратып, уку йортларында акча таләп итү фактлары турында хәбәр җиткерә ала. Беренче айда ата-аналар “кайнар линия”гә - 61, узган елның 10 декабреннән бу атна башына кадәр нибары 17 тапкыр шалтыраткан. Дөрес, бу темага тагын 11 мөрәҗәгать министрлыкка язма рәвештә килгән. Күрәсең, “кайнар линия” берникадәр суынгандыр...
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, ата-аналардан килгән шикаятьләрнең күбесе – Казаннан. Шулай ук Чаллы, Түбән Камадан, Биектау һәм Буа районнарыннан да бар. Әйтик, Чаллының 73 нче балалар бакчасы һәм Казанның 75 һәм 18 нче мәктәпләре, 18 һәм 122 нче гимназияләре, шулай ук 160 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары хәйрия фондларына мәҗбүри акча җыюларына зарланган. Өстәвенә, соңгы ике учреждениедә акча җыю турында хәбәрләр министрлыкка элегрәк тә килгән булган. Ата-аналар каравылчыларга, ремонтка, яңа җиһазга, укытучыларга һәм тәрбиячеләргә бүләк, уенчыклар, хуҗалык кирәк-яраклары – сабын, бәдрәф кәгазе алу өчен акча җыярга мәҗбүр итүләренә зарланган. Хәзерге вакытта әлеге шалтыратулар буенча тикшерүләр үткәрелә.
Гражданнарның мәҗбүри акча җыюга бәйле 11 гаризасы тикшерелгән һәм аларның 10 сы нигезсез дип табылган. Әйтик, исемен атарга теләмәгән чыганак Казанның 402 нче балалар бакчасында ремонтка акча җыюлары турында әйткән. Урынга барып тикшерү нәтиҗәсендә ремонтның бер предприятие хисабына ясалуы ачыкланган. Дөрес, бакча администрациясе 2013 елда иганәчегә чыгымнарны компенсацияләргә ышандырган.
Минзәлә районының Матвеево мәктәбендә укучылар өчен концертка мәҗбүри акча җыюлары турында сигнал булган, өстәвенә, укытучылардан. Тик министрлык үткәргән тикшерү вакытында мәдәни чараларның педагоглар коллективы карары белән үткәрелүе ачыкланган һәм укытучылар 200 сумны үз теләкләре белән җыйган.
Казанның 6 нчы гимназиясендә укучыларның әти-әниләре “Әйләнә-тирә мохит” дәреслеген сатып алу өчен үзләреннән акча таләп итүләренә зарланган. Бушлай китаплар узган ел алардан файдаланган сыйныфның дәреслекләрне мәктәп китапханәсенә вакытында кайтарып бирмәве аркасында җитмәгән икән. Тикшерүдән соң укучыларга бушлай китаплар таратканнар, ә тоткарлык ясауда гаепле укытучыга шелтә белдерелгән.
Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 135 нче мәктәбендә белем алучы икенче сыйныф укучысының әнисе ни өчен мантыйк дәресләре өчен түләттерәләр дип кызыксынган. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инспекторлары ачыклаганча, әлеге мәктәптә “мантыйк” укыту өчен мәҗбүри фәннәр исемлегенә керми, димәк, түләүле белем бирү хезмәте булып тора. Әлеге хезмәтне күрсәтү буенча ата-аналар белән килешүләр булганлыктан, бу яктан мәктәпкә дәгъвалар юк. Әмма мантыйк фәнен мәктәптә законсыз, тиешле лицензияләре булмаган килеш укытканнар. Нәтиҗәдә, фәнне тыйганнар, ата-аналар белән килешүләрне гамәлдән чыгарганнар, ә акчаларын кире кайтарганнар...
Алабуганың 4 нче гимназиясендә белем алучыларның ата-аналары хәбәр иткән фактлар гына тулысынча расланган...
- Мәктәп администрациясе милек хуҗаларының рөхсәтен сорап-нитеп тормыйча, керә торган урында автомат турникетлар һәм ашханәдә тукланган өчен түләргә терминаллар куйган, - дип хәбәр итте Алабуга прокуроры ярдәмчесе Рөстәм Саттаров. - Шуннан соң ата-аналар балалар мәктәпкә керә һәм төшке ашка түли алсын өчен, үз хисапларына электрон пластик карточкалар ясатырга мәҗбүр булган. Мәктәптә мәҗбүри акча җыю факты буенча без мәгариф идарәсе адресына тәкъдимнамә юлладык, ә үз белдекләре белән турникетлар һәм терминал урнаштырган өчен, директорга карата ТР Административ хокук бозулар кодексының җирле үзидарә органы рөхсәтеннән башка муниципаль милектәге торак булмаган фонд объекты белән идарә итү маддәсе буенча беркетмә төзелгән. Моның өчен вазифаи зат 4 тән 5 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.
Дөрес, Саттаров сүзләренчә, әлегә турникет һәм терминалларны сүтмәскә булганнар. Гимназия якын арада законлаштырса һәм пластик карточкаларга түләр өчен акча тапса, электрон керү һәм тукланган өчен түләү системасы янә гамәлдә булачак. Начар эш түгел бит!
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “кайнар линия” телефоны (843) 292-80-46 эш көннәрендә 10.00-17.00 сәгатьләрдә эшли.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Татарстанда 1 апрельдән беренче сыйныфларга гаризалар кабул итү башлана
Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдә старт ала.
1 апрельдән Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында балалар бакчаларына балаларны туплау башланды
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул итү өчен гаризалар бирү һәм аларның статусын Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (Дәүләт хезмәтләре) аша тикшереп карарга мөмкин.
Ата-аналар белән бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары тапшырабыз
Буген, 31 мартта, Казанның Совет районының 187 нче күппрофильле лицеенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында “Ата-аналар белән бергә БДИ һәм ТДИ бирәбез” акциясе узачак.
31
март, 2026 ел
Ата-аналар белән бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары тапшырабыз
Бүген, 31 мартта, Казанның Совет районының 187 нче күппрофильле лицеенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында “Ата-аналар белән бергә БДИ һәм ТДИ бирәбез” акциясе узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз