Тарих буенча БДИ йомгаклары турындагы беренчел мәгълүматлар нәтиҗәләрнең узган ел белән чагыштырганда артуын күрсәтә.
Уртача тест баллы 1,5 баллга үскән һәм 56,4 тәшкил итә. БДИ да 81-100 балл җыючыларның өлеше 4,5% ка арткан. 614 катнашучы тарих буенча БДИда максималь 100 балл алган.
Балларның минималь чиген үтмәгән катнашучылар өлеше бераз кимегән һәм 7,5% тәшкил итә. 2020 елда тарих буенча БДИны 102 330 кеше тапшырган, бу узган ел белән чагыштырганда 4 518 гә кимрәк.
Физика буенча БДИда 139 574 кеше катнашкан, бу үткән ел белән чагыштырганда 3033 кешегә кимрәк. Уртача тест баллы үзгәрмәде диярлек һәм 54,5 тәшкил итә. Югары баллы эшләр өлеше (81-100 балл) шулай ук узган ел дәрәҗәсендә калган һәм 8,5% тәшкил итә. 302 катнашучы физика буенча имтиханда 100 балл җыйган. Минималь бусаганы үтмәгән катнашучылар өлеше 1% ка диярлек кимегән һәм 5,7% тәшкил итә.