Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлары «Сириус.Җәй: үз проектыңны башла» бөтенроссия программасында катнаша ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә программаның төбәкара координаторы Ольга Шиндор хәбәр итте.
«Сириус. Җәй» мәктәп укучыларының, студентларның, индустриаль һәм фәнни партнерларның уртак эшчәнлеген күз уңаенда тота. Әлеге программа җәй дәвамында проектлар иҗатын һәм аларның Татарстанда гамәлгә ашырылуын үзенә максат итеп куя. Мәктәп укучылары өчен каралган бурычлар, биремнәр исә платформада теркәлгәннән соң ачык булачак», - дип хәбәр итте Ольга Шиндор. Программаның төбәкара координаторы сүзләренчә, хәл ителмәгән проблемалары булган Татарстан оешмалары үзләренең актуаль бурычларын студентларга һәм мәктәп укучыларына әлеге программа кысаларында тәкъдим итә алачак.
Бөтенроссия программасында катнашу өчен «Сириус.Онлайн» платформасында теркәлергә кирәк.