Пандемиягә карамастан быел БДИ үткән елгы дәрәҗәдә узган

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Быел БДИ үткән елгы дәрәҗәдә, билгеләнгән тәртиптә узган. Сынау материалларын яшерен рәвештә тарату очраклары да ачыкланмаган. 

«Быел имтиханнар катлаулы шартларда үтте. Мәктәптә соңгы айларда дәресләрнең дистанцион рәвештә алып барылуы, имтиханнарның берничә тапкыр кичектерелүе оештыручыларны да, укучыларны да талчыктырды. Өстәвенә, имтихан чорында эссе көннәр торды. Укучылар имтихан бирә алсын өчен бөтен шартларны тудырган укытучыларга, табибларга рәхмәт белдерәбез», — диде Рособрнадзор җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев. 

2020 елда 713 мең укучы БДИ тапшырган, аларның 620 меңе — быел мәктәпне тәмамлаучылар. БДИ үткәрү өчен 5,7 имтихан алу пункты әзерләнгән, оештыру эшләрендә 280 меңнән артык белгеч катнашкан.

Укучыларның 4,4 меңе имтиханнарын вакытыннан алда төгәлләгән (үткән ел андыйлар 4,1 мең кеше иде). 473 кеше сәламәтлекләре какшау сәбәпле имтиханга кертелмәгән. Алар аны өстәмә көннәрдә тапшырачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International