«Экологик патруль» россиякүләм проектының республика этабында җиңүчеләр бүләкләнде

2020 елның 28 июле, сишәмбе

24 июльдә  «Экологик патруль» россиякүләм проектының республика этабында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны  бүләкләү тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары А.Асадуллина, федераль Балалар эколого-биология үзәге җитәкчесе В.Менников, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Д. Вәлиуллин катнашты.

Конкурска республиканың 13 районыннан укучылардан 43 мәктәп проект командасы тәкъдим ителгән иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 22 проект җиңүче дип танылды. 

Җиңүче командаларга эко-рюкзаклар – үзләренең киләчәк тикшеренүләре өчен заманча җиһаз комплектлары тапшырылачак, шулай ук әйләнә-тирәлекнең торышы турында алынган белешмәләргә мониторинг һәм анализ ясау буенча белем бирү чарасы оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, проект 2019 елның июлендә Федераль балалар экология-биология үзәге, Инновацияләргә ярдәм фонды, «Белем бирү технологияләре навигаторы» фонды, «Иннопрактика» компаниясе, Белем бирүне үстерүнең яңа формалары фонды һ.б. инициативасы белән башланып киткән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International