2020 елда химия буенча БДИның беренчел нәтиҗәләре тулаем алганда узган елгы дәрәҗәсендә. Уртача тест баллы 54,4 балл тәшкил итә. Югары балл алучылар өлеше (81-100 балл җыйган) узган ел белән чагыштырганда 2,5 процентка арткан. 2020 елда химия буенча БДИда 833 катнашучы максималь 100 балл җыйган.
2020 елда җәмгыять белеме буенча БДИны 292 701 кеше тапшырган, бу үткән ел белән чагыштырганда 31 198 гә кимрәк. Бу предмет буенча уртача тест баллы 2019 ел белән чагыштырганда 1,4 баллга арткан, 81-100 балл алган югары балл алучылар өлеше 2,1% ка арткан. Бу федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә укытучыларга һәм укучыларга методик ярдәм күрсәтү буенча чаралар системасы нәтиҗәсе булырга мөмкин. 404 катнашучы җәмгыять белеме буенча БДИда 100 балл алган. Минималь бусаганы үтмәгән катнашучылар саны 0,5 %ка кимегән.