Яңа уку елына мәгариф системасында төп эш юнәлешләре билгеләнде

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органнары белән видеоконференция элемтәсе режимында узган киңәшмәдә үткән уку елы нәтиҗәләре һәм яңа уку елына эшнең төп юнәлешләре каралды. Киңәшмә Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов рәислегендә узды.

Министр искә төшергәнчә, 2020 елның 21 июлендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан «2030 елга кадәр милли үсеш максатлары турында» Указ имзаланды. Мәгариф министрлыгы җаваплылыгы зонасына талантларны үстерү өлкәсе керә.

Министр  шулай ук стратегик бурычларның мөһимлеген ассызыклады, шуларның берсе - Россиянең гомумбелем сыйфаты буенча дөньяның әйдәп баручы илләре унлыгына керүе.

«Безгә кадрлар һәм укытучыларның квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү өлкәсендә тәртип урнаштырырга кирәк: бу программаларны унификацияләү дә, укытучыларның квалификациясен күтәрүдә бәяләү процедуралары нәтиҗәләрен куллану да», - диде Сергей Кравцов.

Унлыкка керү белән бәйле тагын бер момент дип министр бәяләү процедураларын максималь объектив уздыруны атады.

Россия Президенты билгеләгән стратегик бурычларның тагын берсе - тәрбия. 21 майда Президент мәгариф турындагы канунга тәрбия системасын оештыру өлешендә төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте.

Цифрлы белем бирү мохите турында сөйләгәндә, министр тагын бер кат дистанцион форматка күчү мәҗбүри чара булу һәм "сүз традицион классик белем бирүне дистанцион укытуга алыштыру турында түгел, ә ЦОС кысаларында мәктәпкә традицион укытуны оештыруда һәм булган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итү турында бара", дип белдерде.

Министр шулай ук 1 сентябрьдән традицион мәктәп форматына кайту турында  хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International