2021 елда Россия югары уку йортларына керү өчен кирәкле минималь баллар билгеле булды

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Абитуриентларга 2021 елда югары уку йортларына керү өчен кирәкле минималь баллар билгеле булды. Шул хактагы боерык проектын РФ Фән һәм югары белем министрлыгы бастырып чыгарган. 

«2021/2022 уку елында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы карамагындагы белем бирү оешмаларында югары уку йортына кабул итү үткәрелә торган белгечлек яки әзерлек юнәлешенә тәңгәл килгән гомуми белем бирү предметлары буенча Бердәм дәүләт имтиханы балларының минималь күләме кушымта нигезендә билгеләнгән күрсәткечтән түбәнрәк булмаска тиеш», - диелә хокукый акт проектлары федераль порталында.

Әйтик, 2021 елда абитуриентлар, Россия югары уку йортларына керү өчен, рус теле, әдәбияты һәм географиядән ким дигәндә – 40; математика, физика, биология һәм химиядән – 39; җәмгыять белеменнән – 45, тарихтан – 35, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән – 44, чит телләрдән 30 балл җыярга тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International