Татарстанда 40тан артык авыл мәктәбен ел ахырына кадәр яңадан җиһазландырачаклар

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Быел Татарстанда 42 авыл мәктәбенең матди-техник базасын яңартачаклар. Яңадан җиһазландыру «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Бүгенге көн мәктәбе» төбәк проекты буенча үткәрелә. 

2022 елга кадәр республикада тагын 161 белем бирү учреждениесен техник яктан яңадан җиһазландырачаклар. Әлеге максатларга 46,9 миллион сум акча каралган, шуның 38 миллионы – федераль казнадан, 8,9 миллионы төбәк бюджетыннан бүленәчәк.

«Моннан тыш, адаптив белем бирү программаларын гамәлгә ашыра торган мәктәпләрнең матди-техник базасын яңарту күздә тотыла», - диелә республика министрлыгы хәбәрендә.

Быел ике шундый мәктәпне, 2024 елга кадәр тагын 20 объектны яңадан җиһазландырачаклар. Әлеге максатларга 15,6 миллион сум акча каралган, шуның 12,6 миллионы – федераль казнадан, калган 3 миллионы төбәк бюджетыннан бүленәчәк.

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсешендәге 12 юнәлешне («Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите») колачлый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International