Татарстанда ел ахырына кадәр 22 балалар бакчасы төзеләчәк. Әлеге максатка 5,28 миллиард сум акча юнәлдерү күздә тотыла.
2020 елда „Демография“ илкүләм проекты кысаларында 1 сентябрьгә 14 балалар бакчасын файдалануга тапшырырга, сентябрь ахырына кадәр тагын 8 мәктәпкәчә белем белем бирү учреждениесе төзергә планлаштырыла.
Шулардан 2,5 меңнән артык урын – 1,5-3 яшьлек, калганы 3-7 яшьлек балаларга исәпләнгән.
Шул ук вакытта, 2010-2019 елларда республика программалары кысаларында һәм федераль бюджеттан бүленгән акчалар хисабына Татарстанда 37,5 мең урынлы 239 балалар бакчасы сафка бастырылган.