Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
2019 елда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга зур шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанниковага һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәповка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале тапшырылды.
“Фидакарь хезмәт өчен” медале белән министр урынбасарлары Алсу Асадуллина һәм Станислав Андреев бүләкләнде.