Голикова: РФ югары уку йортларының 92%ы уку елын 1 сентябрьдә башларга әзер

2020 елның 31 июле, җомга

РФ югары уку йортларының 8%ы уку елы башлануны 14 сентябрьгә күчерде, калган вузлар уку елын 1 сентябрьдән башларга әзер булуларын белдерде, дип хәбәр итте вице-премьер Татьяна Голикова.

"Югары уку йортларының 92% шулай ук уку елын 1 сентябрьдән башларга планлаштыра, калганнары 14 сентябрьдән. Әмма, кирәк була калса, вузлар уку елы башлануны ике айга кичерергә мөмкин", - диде Голикова Россиядә санитар-эпидемиологик вәзгыять буенча киңәшмәдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International