Әлки районында 35 мәктәптә югары тизлекле интернет булачак

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында Әлки районының 35 мәгариф учреждениесендә югары тизлекле интернет тоташтырылачак. 

Хәзерге вакытта 28 мәктәптә кабель салынган.

Район Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сүрия Вәлиева, авыл мәктәпләрендә челтәргә керү тизлеге кимендә ун тапкыр артачак, дип билгеләп үтте.

Бу мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Wi-fi га керү нокталары, ә Базарлы Матак урта мәктәбендә алар берничә булачак.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, балалар булмау сәбәпле, Әлки районында башлангыч мәктәпләренең берсе ябылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International