Татарстанда WorldSkills җиһазларын көллиятләргә һәм техникумнарга тапшыру төгәлләнде

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Казанда WorldSkills дөнья чемпионатында кулланган 850 млн сумлык җиһазларны Татарстан көллиятләренә һәм техникумнарына тапшыру тәмамланды.

"Worldskills Россия шушы көннәрдә тапшыру параметрларын килештерде. Ул оператив идарә шартларында тапшырыла һәм бары тик хәрәкәтне үстерү һәм анда катнашучыларны әзерләү максатларында гына кулланылырга тиеш», - дип сөйләде Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.

Ул аңлатканча, һөнәри белем бирү оешмалары җиһазларның сакланышын тәэмин итәргә тиеш булачак. Коронавирус пандемиясеннән соң зур өлешен  WorldSkills ресурс үзәген булдыру өчен “Казан-Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгенә урнаштыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International