“Белем һәм тәрбия: яңа уку елында үсешнең төп векторлары” - Россия Мәгариф министрлыгының “Мәгариф хәбәрләре” электрон журналының яңа саны шундый исем астында чыкты.
Номерны Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның мөрәҗәгате ача. Ул тагын бер кат яңа уку елында традицион белем сакланачагын, шул ук вакытта укучының һәм укытучының турыдан-туры элемтәсе принципиаль әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Дистанцион формат бары тик укытуга ярдәм генә булачак, диде ул.
Мәгарифнең тәрбияви өлешен көчәйтү турында Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Денис Грибов җентекләп сөйләде. Аның сүзләренә караганда, мәгариф оешмалары 2020 елның сентябреннән тәрбия бирү буенча эш программаларын акрынлап гамәлгә кертә башлаячак. Ул билгеләп үткәнчә, мондый программалар кыска, ачык һәм эчтәлекле булырга тиеш.