Россия укучылары Рус географик җәмгыяте конкурсында катнаша ала

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен «Россияне һәм дөньяны РГҖ белән бергә өйрәнәбез» бөтенроссия конкурсын үткәрүне хуплады. Аны Рус географик җәмгыяте Федераль балалар-яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү үзәге белән берлектә Президент грантлары фонды ярдәмендә оештыра.

Фән белән кызыксынучы 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге укучыларга укытучылары җитәкчелегендә поход яки сәяхәт вакытында табигатьне  яки экологик-туган якны өйрәнү юнәлешендә тикшеренүләр үткәрергә кирәк. Тикшеренү объектлары табигый күренешләр (боз, салават күпере), географик объектлар (таулар, елгалар, бозлыклар), тере табигать (хайваннар, кошлар) һәм башка табигый объектлар булырга мөмкин.

Конкурста җиңүчеләр кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк. Алар 2020 елның ноябрендә Рус географик җәмгыятенең Мәскәү штаб-фатирында узачак җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына бару мөмкинлеге алачак.

Конкурста катнашу кагыйдәләре белән конкурс сайтында җентекләбрәк танышырга мөмкин. Эшләрне кабул итү 2020 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International