БДИ-2020нең өстәмә чоры 8 августта тәмамланачак

2020 елның 4 августы, сишәмбе

2020 елда БДИның өстәмә чоры 3 августта башланды. Имтиханнар дүрт көн дәвам итәчәк һәм 8 августта тәмамланачак.

Өстәмә чорда имтиханнарда барлыгы 3,5 меңнән артык кеше катнашачак. Аларның 2,5 меңе июльдә БДИ тапшыра алмаган, шуңа күрә августка гариза биргән кешеләр. Шулай ук өстәмә чорда БДИда катнашуга якын чит илләрдән 611 кеше теркәлгән, алар имтиханнарны Россия белән чикләрне ябу сәбәпле төп чорда тапшыра алмаган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International