Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылачак

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Россия Федерациясе авылларында һәм кече шәһәрләрендә мондый белем бирү үзәкләрен булдыру «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты белән каралган.

Проект Чүпрәле районының икенче белем бирү учреждениесендә тормышка ашырыла инде.  2019 елда мондый үзәк Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбендә ачылды. Хәзерге вакытта «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә «Тормыш иминлеге нигезләре», «Шахмат», кызлар һәм малайлар өчен ике «Технология» кабинетын капиталь ремонтлалана. Биредә Буа шәһәреннән килгән  төзүчеләр эшне уңышлы дәвам итә.

Мәктәп директоры Марина Аръяхова сүзләренә караганда, проектта каралган эшләр августның беренче көннәрендә тәмамланырга тиеш. Аннан соң кирәкле җиһазлар кайтарылачак һәм сыйныф бүлмәләренә урнаштырылачак. Бу инициатива ярдәмендә укучылар сыйфатлы һәм заманча таләпләргә җавап бирүче белем алачак.

Исегезгә төшерәбез, милли проектларны гамәлгә ашыруга акчаларның 81 проценты – федераль бюджеттан һәм 19 проценты республика казнасыннан күчерелә. Татарстанда бу максатларга 2019-2021 елларда 44,6 млрд. сум юнәлдереләчәк. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International