Түбән Камада тагын бер балалар бакчасында ремонт эшләре төгәлләнеп килә

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Түбән Кама шәһәрендә Октябрьнең 50 еллыгы урамында урнашкан 9 нчы гомумүстерү төрендәге балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Бу хакта Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Хаҗиев хәбәр итте.

Моннан тыш, быел Түбән Камада 16, 24 һәм 25 нче балалар бакчалары төзекләндерелә. Балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә капиталь ремонт ясау Түбән Камада профильле республика программасы кысаларында үткәрелә. Гомумән алганда, яңартуга 143,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International