Рособрнадзор Бердәм дәүләт имтиханын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя башлый

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Рособрнадзор бердәм дәүләт имтиханын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя башлый. 

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте Бердәм дәүләт имтиханнарын камилләштерү буенча кимчелекләр һәм тәкъдимнәрне һәр елны төп имтихан тапшыру кампаниясе төгәлләнгәч тә җыя башлый.

Тәкъдимнәр 1 сентябрьгә кадәр ege2020@obrnadzor.gov.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Алар барысы да Рособрнадзор белгечләре тарафыннан җентеләп тикшереләчәк.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International