2020 елда НТИ.Junior түгәрәк хәрәкәте Олимпиадасы ярышлар юнәлешләре лидерлары ачык конкурсын игълан итә, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.
Гаризалар 2020 елның 8 августына кадәр кабул ителә. Конкурска 20 августта жюри нәтиҗә ясаячак. Оештыручылар ярышларның биш технологик юнәлешен саклап калырга ниятли: «Кеше өчен технологияләр», «Яшәү тирәлеге өчен технологияләр», «Космос өчен технологияләр», «Виртуаль дөнья өчен технологияләр» һәм «Роботлар дөньясы өчен технологияләр».