Казанда 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучыларын IT һәм программалаштыру буенча бушлай курсларда катнашырга чакыралар.
Катнашу өчен гаризалар КФУның IT-лицеенда кабул ителә һәм керү сынауларын августта тапшырырга кирәк булачак. Мәктәпне тәмамлаучылар партнер вузларга укырга кергәндә өстәмә баллар алачак.
Укулар сентябрьдә башлана һәм атнага ике тапкыр уздырыла. Ел буе балалар программалаштыру нигезләрен өйрәнәчәк һәм үз Android-кушымталарын эшләячәк. Программа берничә уку модулен үз эченә ала. Алар арасында - Java телендә программалаштыру нигезләре, объектлы-юнәлешле программалаштыру, алгоритмнар һәм мәгълүматлар структурасы, Android-кушымталар программалаштыру нигезләре һәм башкалар.