Чирмешән районында милли проект кысаларында “Үсеш ноктасы” ачылачак

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Быел Күтәмә урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге ачылачак. Бу көннәрдә әлеге мәгариф учреждениесендә ремонт эшләре бара.

-Технология, информатика, өстәмә белем бирү һәм хәвефсез тормыш нигезләре кабинетларында ремонт төгәлләнеп килә. Монда өлешчә электр линиясен һәм җылылык бирү системасын ясап бетерәсе генә калды, - ди Күтәмә мәктәбе директоры Александр Миронов. – Аннан соң инде яңа җиһазлар кайтырга тиеш.

Әлеге мәктәпкә өлешчә ремонт ясау һәм аерым фәннәр буенча кабинетлар ачу өчен 1 миллион 200 мең сум акча бирелгән. Сүз уңаеннан, 2015 нче елны монда капиталь ремонт та булган иде.

 -Узган елны, “Мәгариф” милли проекты кысаларында, 1нче Чирмешән, Лашман мәктәпләрендә, кадетлар мәктәп-интернатында һәм Чирмешән лицеенда шундый үзәкләр эшли башлады. Киләсе елда шундый ук үзәк Әккәрәй мәктәбендә ясалачак, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. - “Үсеш ноктасы” үзәге мәктәп укучыларына сыйфатлы, заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйттә, балаларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр формалаштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International