Бөгелмә машина төзелеше техникумында “WorldSkills Russia-2020”нең сайлап алу ярышлары узачак

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Яшь профессионаллар” “WorldSkills Russia-2020” VIII милли чемпионаты финалында катнашу өчен Бөгелмә машина төзелеше техникумында сайлап алу ярышлары узачак. Очрашу 4 августка планлаштырылган. Ярышлар дистанцион-күзгә-күз форматта узачак.

Төбәк чемпионаты 2019 елның 13 ноябрендә старт алды һәм 2020 елның февралендә тәмамланды. Анда 2 300дән артык конкурсант һәм эксперт катнашты. Конкурсантлар үз компетенцияләре буенча махсуслаштырылган үзәктә, шулай ук махсус җиһазландырылган, камералар урнаштырылган мәйданчыкта ярышалар. Күзәтү җиһазлары бөтен бүлмәне күрергә мөмкин булырлык итеп урнаштырылган – бу конкурсантларга хәрәмләшүләрне һәм башка төрле ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен булдырмас өчен эшләнгән. Камералар ярыш көннәрендә тәүлегенә 24 сәгать эшли, тәүлек әйләнәсенә яздырып бара.

Узган еллардан аермалы буларак, ярышларны тулы күләмдә бары тик ярышлар белән идарә итү үзәкләрендә булган экспертлар гына күзәтә алачак. Экспертлар һәм конкурсантлар арасында аралашу Cisco Webex конференц-элемтә платформасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Тамашачылар өчен ярышларның аерым төрләре генә күрсәтеләчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International