Өстәмә чорда рус теленнән БДИны 1,2 меңнән артык кеше тапшырачак

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

5 августта БДИның өстәмә чорында укучылар рус теленнән имтихан тапшырачак. БДИ-2020 катнашучыларының күпчелеге бу предмет буенча июль аенда имтихан тапшырган иде инде. Өстәмә чорда имтиханнар быел БДИ тапшыруга теркәлгән, әмма июльдә имтиханнар бирү мөмкинлеге булмаган, төп чорда авыру яки башка җитди сәбәп аркасында имтиханнарны тапшыра яки тәмамлый алмаучылар өчен үткәрелә.

5 августта рус теленнән имтиханда катнашу өчен 1226 кеше теркәлгән. Имтиханны оештыру өчен бу көнне 157 пункт файдаланылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International